Көн таң атса юлда. Тәгәрмәчләр шавы…

Көн таң атса юлда. Тәгәрмәчләр шавы
Тормыш көен көйләгәндәй колагымда.
Табигатьтә яз елмая. Күңелемдә
Бер өянәк әле ярсый, әле тына.

Җир ачыла кардан. Өши төсле
Кыш китмәгән килеш язгы төче
Кояш алдый-алдый ак кар ялый. Көлке.
Быел никтер кыш булмаган төсле!..

Синең язмышыңда мин булмаган төсле…
( Тагын өрәк өянәгем сызып үтте)
Сине күпләр яраткандыр. ( Тик… миннән соң)
Ə Син яраттыңмы?! (Никтер көнлим.) Көлке…

… Тәрәзәмне ачам. Тәгәрмәчләр шавы.
Тынны ярып Яз сулышы тула.
Быел кыштан туры җәйгә керәм.
Яратусыз язлардан да язып була.

Нибарысы…Бер ымсыну тынгы бирми.
Була алмый калган кыш соңында
Үз-үземнән яшереп яшәлгән сер:
Мин сагындым Сине! тик шул гына!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт